Истанбулда төрек консулының Татарстан турында фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде

Күргәзмәдәге фотосурәтләр аша Татарстанның архитектурасы, милли киемнәр, халыкның тормыш-көнкүреше белән танышу мөмкин.
(Истанбул, 22 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан, Истанбулда шагыйрьне искә алу конференциясендә Төркиянең Татарстандагы элеккеге баш консулы Турхан Дилмачның фотосурәтләр күргәзмәсе тәкъдим ителде.Мәрмәрә университетының фән-әдәбият факультеты бинасында кунаклар иң элек Татарстан турындагы күргәзмә белән таныштылар. Анда Татарстан белән бәйле кырыкка якын фотография урын алган. Алар аша Татарстанның төрле ел фасыллары, башкаланың архитектура үрнәкләре, милли киемнәр, халыкның тормыш-көнкүреше белән танышу мөмкинлеге бирелгән.Фотографияләрнең авторы Турхан Дилмачның тормышы һәм эшчәнлеге хакында мәгълүмат та урнаштырылган.Дәрдмәнднең туган көненә багышлап Истанбулда үткәрелгән “Идел-Урал төркиләренең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында Рәмиевләр гаиләсенең тоткан урыны” конференциясе Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге, Татарстан мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мәрмәр университеты тарафыннан оештырылган.