Айдар Сәлимгәрәев: Татар дәүләт газетасының да, шәхси газетаның да проблемалары уртак

Журналистлар берлегендә татар матбугатының киләчәге турында сөйләштеләр.
(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан журналистлар берлегендә татар басма һәм шәхси интернет гаммәви мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре, татар блогерлары катнашында узган түгәрәк өстәлдә татар матбугатының киләчәге мәсьәләләрен билгеләделәр һәм чишү юлларын эзләделәр.“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, әлеге очрашуның максатын татар телен саклау өчен алга таба эшләү буенча киңәшләшү дип билгеләде. Ул әлеге максатларның Татарстан Президенты тарафыннан да куелуын әйтте.“Дәүләт газетасы булсынмы, шәхси газета булсынмы, аның барыбер проблемалары уртак”, - диде Айдар Сәлимгәрәев. Ул мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшергә өндәде.Татар матбугаты алдында торган мәсьәләләрне Татарстан журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов санап үтте: татар телле кадрлар әзерләү, татар матбугаты киләчәге мәсьәләсе, шулай ук почта аша тарату белән бәйле мәсьәләләр һәм гомумән татар телле аудиториянең кимүе. “Бу проблемаларны билгеләсәк, бәлки, чишү юлларын табарбыз дип өметләнеп калам”, - диде Әминов.Түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне соңрак “Интертат” электрон газетасыннан укып булачак.