Самара өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадага гаризалар кабул ителә

Бәйге 7 декабрьдә Денискино авылында урнашкан “Мәгариф үзәге” урта гомуми белем бирү мәктәбендә була.
(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Самара өлкәсендә 8-11 сыйныф укучылары арасында узачак татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадага гаризалар агымдагы елның 5 декабренә кадәр кабул ителә. Бу турыда “Самара татарлары” сайты хәбәр итә.Бәйге 7 декабрьдә Самара өлкәсенең Шенталы муниципаль районы Денискино авылында урнашкан “Мәгариф үзәге” урта гомуми белем бирү мәктәбендә була. Олимпиаданы Самара өлкәсенең Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты һәм өлкә татарларның “Туган тел” җәмгыяте оештыра.Бу көнне 1-11 сыйныф укучылары арасында шигырь укучылар бәйгесе, татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары арасында “Ел укытучысы -2018” конкурсы да була. Гаризалар шулай ук 5 декабрьгә кадәр кабул ителә, диелгән әлеге хәбәрдә. Чараларда катнашу өчен гаризаларны [email protected] электрон почтасына юлларга кирәк. Гариза формасы Самара татарлары сайтында урнаштырылган.