news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан татарларын флешмобка чакыралар

Чарада катнашучылар һәм кунакларны яшьләр бию баттлы, өлкән яшьтәгеләр өчен үзенчәлекле татар вальсы, концерт номерлары һәм бию ансамбльләренең чыгышлары көтә.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрьдә Әстерхан шәһәрендә «Биюче шәһәр» дигән флешмоб узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә

Ул шәһәрдә әле беренче тапкыр гына үтә. Әстерхан өлкәсе татарлары автономиясе шәһәрдә яшәүчеләрне әлеге чарада катнашырга чакыра.

«Чарада катнашучылар һәм кунакларны яшьләр бию баттлы, өлкән яшьтәгеләр өчен үзенчәлекле татар вальсы, концерт номерлары һәм бию ансамбльләренең чыгышлары көтә. Шулай ук кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыклары белән тамак ялгап алырга да мөмкин. Чара массакүләм бию номеры белән төгәлләнәчәк», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100