Түбән Новгородта Татар яшьләре беренче форумын үткәрделәр

Түбән Новгород татарлары форумын оештырырга өлкә мөселманнары Диния нәзарәте һ.б.ярдәм иткән.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). 19 октябрьдә Түбән Новгород татар яшьләрнең беренче форумы узды. Бу турыда Түбән Новгород милли-мәдәни берләшмәсе сайтында хәбәр ителә.

Форумны Түбән Новгрод милли-мәдәни берләшмәсе каршындагы Яшьләр оешмасы һәм Мәскәүдәге Түбән Новгород татарлары якташлыгы оештырды.

Түбән Новгород татарлары форумын оештырырга өлкә мөселманнары Диния нәзарәте, шәһәр хакимияте һәм “Туган як” өлкә газетасы редакциясе ярдәм иткән.