Бүген Казанда “Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” халыкара тюркология конференциясенең пленар утырышы уза

Ул шушы өлкәдә фәнни институт булдырган танылган галимә, КДУ да озак еллар тарих-филология факультеты деканы булган, татар филологиясендә беренче хатын-кыз фән докторы Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууына 85 ел тулуга багышлап оештырыла

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда КФУның Филология һәм сәнгать институты бинасында “Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше” халыкара тюркология конференциясенең пленар утырышы уза. Ул шушы өлкәдә фәнни институт булдырган танылган галимә, КДУ да озак еллар тарих-филология факультеты деканы булган, татар филологиясендә беренче хатын-кыз фән докторы Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууына 85 ел тулуга багышлап оештырыла.

Әлеге конференция дөньякүләм фәнни җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Билгеле булганча, Диләрә Тумашеваның фәнни эшчәнлеге татар тел белеме һәм фән, гомумән, тюркология үсеше тарихында зур урын алып тора. Ул, берничә дистә еллар дәвамында Көнбатыш Себернең татар диалектларын өйрәнеп, татар диалектология фәненең зур өлешен барлыкка китерде. Шулай ук аның хәзерге татар әдәби теле буенча грамматик тикшеренүләре киң танылды. “Татар грамматикасы”н төзүгә керткән өлеше өчен, Д.Тумашева ТРның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясенә лаек булды.

Халыкара җыенның максаты да – татар теленең диалектларын һәм тарихын өйрәнү өлкәсендә милли казанышларны үзләштерү, иң яңа лингвистик агымнар һәм грамматик өйрәтмәләр белән танышу һәм аларны төрки телләрне, аерым алганда татар телен тикшерүдә куллану.

Бүген җыенда академик Д.Тумашеваның фәнни-теоретик мирасы, диалектларны өйрәнү өлкәсендә милли филологиянең казанышларын һәм төрки телләр тарихы, яңа грамматик өйрәтмәләр һәм аларны хәзерге төрки телләрнең төзелешен өйрәнү өчен файдалану мөмкинлекләре, Идел буе халыклары әдәбияты һәм мәдәнияты, татар һәм башкорт телләрен өйрәтү өлкәсендә заманча технологияләрне тәҗрибәсен тарату мәсьәләләрен карау көтелә. Төштән соң галимнәр һәм шушы өлкәдә эшләүче белгечләр төрле секцияләргә бүленеп эшли.

23 октябрьдә “түгәрәк өстәл” утырышында туган телләрне укыту торышы һәм киләчәге турында фикерләшү көтелә. Нәкъ менә шушы проблематика буенча заявкалар күп килгән. “Түгәрәк өстәл” утырышында яңа белем бирү стандартларына күчү шартларында туган телләрне укыту, укучыларда туган телгә мәхәббәт уяту, мәгълүмати технологияләр чорында хәзерге заман татар теле укытучысы нинди булырга тиешлеге турында сөйләшергә җыеналар.

Конференция эшендә Төркия, Кытай, Болгария, Венгрия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Украина кебек илләр, Башкортстан, Чувашия Республикалары, Төмән өлкәсе, Мәскәү, Пермь крае, Татарстан галимнәре катнаша. Оештыру комитеты тарафыннан җыенда катнашырга теләк белдергән ике йөзләп галимнән заявка кабул ителгән.