Владимир шәһәре делегациясе татар тарихын, мәдәниятен республикага килеп өйрәнә

Программа исә гаять күп чараларны колачлаган

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанга Владимир шәһәреннән Шәрекъ мәдәнияте халыкларының Владимир шәһәре төбәк “Бәхет” иҗтимагый яшьләр оешмасы рәисе Мөкатдәс Мортазин җитәкчелегендә килгән делегация башта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Гыйсметдинов һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин, аннары ТР Мәдәният министрлыгы белгечләре, Татар фольклоры ядкарьләрен туплау, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова белән эшлекле очрашуларда катнашты.

Алар, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм ТР Мәдәният министрлыгында булган очрашулардан соң, ТР Милли музеенда, Казан Кремлендагы Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда, Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда булып, тарихи ядкарьләр белән танышып йөрде. Хәзерге вакытта исә милләттәшләр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Мәхәббәт баскычы” комедиясен тамаша кыла.

Владимир кунаклары иртәгә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәфәр чыга, аннары Казанга кайтып, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әдәби музее, мәгърифәтче Каюм Насыйри музее экспозицияләре белән таныша, кичкә Татарстан башкаласы буйлап сәяхәт кыла. Якшәмбе исә аларны үзенең ядкарьләре белән “Казан” милли мәдәният үзәгендәге Казанның меңьеллыгы музее, “Туран Арт” ҖЧҖ көтә. Соңгысында кунаклар заманча татар милли костюмнары һәм милли интерьер, тарихи технологияләрне кулланып эшләүче кул эшләре осталары эшләнмәләре үрнәкләре белән танышачак. Көннең икенче яртысында Владимир шәһәре вәкилләре Универсиада объектларында булачак.