news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Исхаков: Җанисәптә татарның саны күп булу безнең статусны күтәрәчәк

Җанисәптә татарларның саны нинди булуга карап, дәреслекләр, мәктәпләр, театрларга бирелгән акча да үзгәрәчәк, ди тарихчы.

Дамир Исхаков: Җанисәптә татарның саны күп булу безнең статусны күтәрәчәк
Рамил Гали

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Лилия Заһидуллина). Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, этнограф Дамир Исхаков җанисәптә татарларның саны нинди булуы аның статусына, илдәге тоткан урынына тәэсир итәчәген әйтте.

«Без җанисәпкә үз мәнфәгатьләребезне салабыз. Безнең сан нинди булуга карап, безгә тиеш булган әйберләрне бүлеп бирәчәкләр. Дәреслекләр чыгару, мәктәпләр төзү, театрлар һәм башкалар. Әгәр саныбыз әзрәк икән, сумма азрак килеп чыга. Татарның сан ягыннан күп булуы безгә файдалы, без күбрәк таләп итә алачакбыз. Ул безнең статусны күтәрә торган әйбер», — диде Дамир Исхаков «Интертат»ка биргән интервьюсында.

Дамир Исхаков җанисәп нәтиҗәләренә фаразларын да әйтте.

«Татарлар саны бик артмас, бәлки бераз кимер. Алдагы җанисәптә саныбыз 5,3 миллион иде. Хәзер читтән миграция юк диярлек, туучылар аз, коронавирус аркасында үлемнәр күбәйде. 2005 ел белән чагыштырганда, 2010да 200 меңгә кимедек, ул Башкортстан эчендә калган татарлар иде. Аларның максаты — бу юлы тагын шул хәлләрне кабатлау», — диде галим.

Тарихчы җанисәптәге туган тел турындагы сорауга да битараф булмаска чакырды.

«Кеше русча гына сөйләшсәм, туган телем — рус теле дип уйлый. Русча сөйләшә торган бер миллион татар бар. Ләкин туган тел — ул синең телең генә түгел, ул милләтеңнең теле. Әгәр син аны бүген яхшы белмисең икән, алга таба өйрәнергә була. Яһүдләр үз телләрен — ивритны онытып бетергәннәр иде, кире өйрәнделәр бит. Бүген белмәсәң, иртәгә белерсең. Без дә шуларны уйлап, туган телем — татар теле дип яздырырга тиеш», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100