Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә «Умарта» татар теле мәктәбендә яңа уку елы башлана
Татар теле мәктәбе 20 ел эшли.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген, 22 сентябрьдә, Мәскәүдә Лилиана Сафина җитәкләгән «Умарта» татар теле мәктәбендә яңа уку елы башлана. Курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаучылар өчен онлайн дәресләр каралган. Беренче дәрес бүген 19.00 сәгатьтә булачак. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курсларга олыларны һәм балаларны чакыралар. Беренче дәрестә телне белү дәрәҗәсе буенча төркемнәргә бүләчәкләр.
«Умарта» татар теле мәктәбе 20 еллап уңышлы эшләү вакытында телне һәм мәдәниятне өйрәнү буенча үзенчәлекле программа эшләгән. Биредә дус һәм професиональ команда татар мәдәниятенең матурлыгын һәм тарихын өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз