Башкалада Казан лингвистика мәктәбенә багышланган фәнни җыен узачак

Ул филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиевкә 80 яшь тулу уңаеннан оештырыла
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 8-10 октябрь көннәрендә Казанда, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр Академиясе академигы, ТРның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге иясе Мирфатыйх Зәкиевкә 80 яшь тулу уңаеннан, “Казан тюркология-лингвистика мәктәбе. Традицияләре һәм перспективалары” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырылучы җыенда Россия һәм чит ил тюркологлары — галимнәр катнашыр дип көтелә.