Актерлар йортында шагыйрь Фәннур Сафинны искә алалар

“Җырымда юатырмын” дип исемләнгән искә алу кичәсе шагыйрьнең тууына 60 ел тулуга багышлана
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, шагыйрь Фәннур Сафинның тууына 60 яшь тулу уңаеннан, “Җырымда юатырмын” дип исемләнгән искә алу кичәсе була. ТР Язучылар берлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәдә шигырьләре, поэмалары белән бергә, шагыйрь сүзләренә язылган җырлар да яңгыраячак.
Фәннур Сафин 1948 елда Татарстанның Минзәлә районы Күзкәй авылында туган. 1969-1974 елларда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Казан телестудиясендә редактор, “Татарстан яшьләре” газетасы, “Ялкын”, “Казан утлары” журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли.
Ф.Сафин матур әдәбиятка бик яшьли килә. Әле мәктәптә укыганда ук аның беренче шигырьләре “Ялкын” журналында һәм “Яшь ленинчы” газетасында басылып чыга. Ә студент елларында язылган шигырьләре “Беренче карлыгачлар”, “Юл башы” кебек күмәк җыентыкларда дөнья күрә.
Шагыйрь иҗатында мәхәббәт, ватандарлык, яшәү мәгънәсе, үзенең һәм халкының язмышы турында уйланулары чагылыш таба. Ул — “Кеше юлга чыкса”, “Сез кемнәр?”, “Тынлык”, “Күкчәчәк”, “Чәчәк гомере”, “Яңгыр малае” җыентыклары һәм күпсанлы җырлар авторы да.