Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән хушлашуга әзерлек

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән хушлашуга әзерлек

(Уфа, 22 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Республикасы Президенты Мортаза Рәхимов халык шагыйре Мостай Кәримне җирләүне оештыру буенча дәүләт комиссиясе төзү турында фәрманын имзалады. Әлеге фәрманда билгеләнүенчә, бу комиссиягә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре керә. Исемлектә шагыйрь туып үскән Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов һәм күренекле җырчыбыз Фәридә Кудашева да бар.

Республика матбугатында халык шагыйренең вафаты уңаеннан күп санлы кайгы уртаклашу телеграммалары дөнья күрә. Россиянең күп төбәкләреннән, шул исәптән, Татарстаннан да әлеге зур югалтуга бәйле кайгы уртаклашкан хатлар һәм телеграммалар туктаусыз алына.

Атаклы шәхесне соңгы юлга озатуда катнашу теләген белдереп, төрле яклардан мөрәҗәгатьләр килә. Татарстаннан да мәшһүр әдипне соңгы юлга озату мәрәсименә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге зур вәкиллек киләчәк. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Мостай Кәримнең улы Илгиз Кәримовка һәм кызы Әлфия ханыма җибәргән кайгы уртаклашу телеграммасын да Башкортстан киңкүләм мәгълүмат чаралары бастырып чыгарды.

Башкорт әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән олуг әдип, күренекле җәмәгать эшлеклесе, кабатланмас шәхес Мостай Кәрим белән хушлашу иртәгә Уфадагы Нефтьчеләр мәдәният сараенда иртәнге 10 сәгатьтә башлана һәм 13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мәрхүмне мәңгелек йортына башкаладагы мөселман зиратына күчерү өчен әзерлек дәвам итә. Биредә атаклы шәхеснең җәмәгате Рауза ханым да җирләнгән. Фанилыкта да алар янәшә генә кавышачак.