М.Шәрапова: Элегрәк Татар яшьләре көннәренә сәяси карашлы яшьләр күбрәк җыела торган иде

Бүгенге яшьләр күбрәк мәдәнилеккә өстенлек бирә, дип саный татар яшьләре лидеры.

 (Казан, 22 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова).Татар яшьләре көннәре проектының  максаты егерме җиде елдан соң да үзгәрмәгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында федераль татар милли-мәдәни мохтарият аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрапова хәбәр итте.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында XXVII Татар яшьләре көннәренә багышланган матбугат очрашуы булып узды. Очрашуда федераль татар мили-мәдәни мохтарияте аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрапова, Идел яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина, Омскиның “Заман” яшьләр оешмасы җитәкчесе, “Татар яшьләре көннәре” делегаты Чулпан Фәхретдинова катнашты.

“Шәхсән үзем, Татар яшьләре көннәренең икенчесеннән үк актив катнашып киттем, - ди Миләүшә Шәрапова. – Проектның максаты башлангыч чордагы кебек үк, үзгәрмәде. минемчә. Ул вакытта да максатыбыз Татарстаннан читтә яшәүче милләттәш яшьләребезне берләштерү, очраштыру иде. Яшьләр сәясәтендә, милләтне саклауда тәҗрибә уртаклашуны алга сөргән идек. Бүгенге көн белән чагыштырып карасак, 1990 еллар башында, хәтерләсәгез, сәяси вәзгыять тә башкачарак иде бит. Төрле төбәкләрдән сәяси теманы кузгаткан яшьләр күбрәк җыела иде. Араларында “Азатлык” дип оран салганнары да булды. Татарстанга суверенитет яулаучылар да очрады. Хәзер инде республикабыз зур үзгәрешләр кичерде, үз урынын билгеләде. Тулаем илебездә сәяси вәзгыять үзгәрде. Хәзер татар яшьләрен милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтүгә басым ясала. Мәдәни яктан үсешкә омтылалар”.

Миләүшә Шәрапова үз чыгышында Татар яшьләре көннәре оештырыла башлагач, Татарстаннан читтә дә татар яшьләре оешмалары төзелүен билгеләп узды. Проект ярдәмендә татар гаиләләренең барлыкка килүен дә әйтте. Гомумән Татар яшьләре көннәре форумы ул үзе бер җылы гаиләне хәтерләтә, диде.

Исегезгә төшереп узабыз, 25-29 август көннәрендә XXVII Татар яшьләре көннәре узачак. Биш көн дәвамында төрле төбәкләрдән җыелган милләттәшләребез “Борис Полевой” теплоходында Ульян, Самара, Тольятти, Болгар һәм Зөягә сәяхәт кылачак.  Программада татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча мастер- класслар оештыру каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, "түгәрәк өстәл", диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән дә аралашачак.