Красногорск шәһәрендә Россиянең мөселман гыйбадатханәләре күргәзмәсе эшли

Илле экспонат белән 1 августка кадәр танышырга мөмкин.
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә "Агач биналар: Россиянең мөслман гыйбадатханәләре" фотокүргәзмәсе эшен дәвам итә. Бу хакта  Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында хәбәр ителә.  Мәдәни-агарту функциясен үти торган әлеге күргәзмә Россия мөселманнарының күп гасырлык гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен өйрәнергә мөмкинлек бирә. "Безнең максат - Россия халыкларының бай тарихи-мәдәни мирасын, дустананә мөнәсәбәтләрне күрсәттерү һәм арттыру. Әлеге максатка ирешүнең иң нәтиҗәле юлы ул аңлату", - дигән күргәзмә ачылышында Мәскәү өлкәсе мөселманнары мөфтие Рушан Аббясов.  Күргәзмәнең идея авторлары һәм оештыручылары фотограф Илдар Ямбиков һәм тарихчы Ренат Абянов. Алар да гыйбадатханәләр аша илнең тарихын өйрәнергә мөмкин икәнен билгеләп узган.  Күргәзмәдә 50 экспонат урнаштырылган. Алар белән 1 августка кадәр танышырга мөмкин.