2021 елда Федераль Сабантуй Юграда узачак

Сабан туеның якынча датасы 2021 елның 19 июненә билгеләнгән.
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Югра губернаторы Наталья Комарова һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 2021 елда Нижневартовскида Федераль Сабантуй уздыру турында фикер алышты. Якынча дата 2021 елның 19 июненә билгеләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.Наталья Комарова бәйрәмне оештыру эшләренә Татарстан Республикасы вәкилләрен дә җәлеп итәргә тәкъдим итте. Әлегә эшче төркемгә Татарстан халыкларын тәкъдим итүче иҗтимагый оешма әгъзалары һәм округның административ структура җитәкчеләре керә.“Сабантуй – Татарстанның һәм бөтен татар халкының бренды. Бүгенге көндә Россиядә 5,3 млн татар яши. Ә тулаем алганда, дөньяда 10 млн татар исәпләнә”, - диде Шәйхразиев.