Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашу җомга 8.30 булачак

"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев туган ягы Әтнәдә җирләнәчәк.

 (Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев белән хушлашу иртәгә, 23 июнь көнне, 8 сәгать 30 минутта Салмачы бистәсендәге йортында булачак. Ул туган ягы Әтнәдә җирләнәчәк, дип хәбәр итте "Татар-информ"га кызы Айгөл Шәрәфиева.

Салмачыда адрес - Камышлы ур, 116 йорт.

Исмәгыйль Шәрәфиевның вафат булуы турында хәбәр бүген кич килеп иреште.

Исмәгыйль Шәрәфиевнең кызы Айгөл сөйләгәннәрен Интертат электрон газетасында укырга мөмкин.