Шыкча авылы башлыгының көндәлек мәшәкатьләре

Шыкча авылы башлыгының көндәлек мәшәкатьләре

(Төмән, 21 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Күптән түгел үткән сайлауларда Төмән районының Шыкча муниципаль берәмлеге башлыгы итеп якташлары 6 кандидат арасыннан Төмән шәһәрендә яшәгән Хәмзә Колчак улы Биктимеровны сайлап куйды. 2330 кешене үз эченә алган бу авыл Советына 4 авыл: Шыкча, Шыкчадан 2—3 чакрымдагы Талмы, Явызбы һәм Криваданово дигән рус авылы керә.

Әлфинур Муллачанова җитәкләгән Шыкча урта мәктәбендә өч авылдан татар балалары гына укый. Милли мәктәпкә әверелү хәстәрен күрмәсә дә, бу мәктәп туган телне югары дәрәҗәдә укытуы белән төбәгебездә дан тота. Татар теле укытучысы – Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган һәм хәзер дә Казанда читтән торып аспирантурада укыган белгечнең укучылары татар теле буенча өлкә олимпиадаларында һәм Казанда үтә торган Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар алмый калмый. Авыл Мәдәният йортында, гомумән, талантлы белгечләр эшли. Гаяз Абдуллин тәрбияләп әзерләгән балалар «Таң йолдызы» фестивалендә призлы урыннар ала килә. Яңа йортлар төзелә һәм халык саны арта. Шушы күрсәткечләргә караганда, Шыкча муниципаль идарәсенә кергән авылларда тормыш гөрләп алга бара, дияргә урын бар. Хәмзә Биктимеров Талмы авылында туып-үскән югары белемле инженер. Ул монда авылдашларына хезмәт итү теләге белән кайткан.

- Проблемаларыбыз җитәрлек: күмәк хуҗалык тамырыннан таркалган. Иң беренче планда халыкны эш белән тәэмин итү бурычы тора. Бу җәһәттән төрле проектлар төзи башладык инде. Авыл хуҗалыгы продукциясен булдыру, аны эшкәртүне күздә тотып, вак эшмәкәрлекне җәелдерү мөмкинлекләре бар. Тик оештыру эшләрендә генә кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк. Түре (Тура) елгасы ярларны убып төшерә-төшерә авылыбызга якынлашып килә, язгы ташу вакытында су авыл янына ук килеп җитә. Ләкин ел саен 6-9 метрга күтәрелеп торган елганың ярларны җимерү көчен тыю өчен, ныгытмалар төзергә кирәк. Бу эш зур чыгымнар таләп итә, әмма аны тизрәк башлау чарасын күрергә кирәк. Район планында 14 кечкенә мәктәпне ябу каралган, шулар исәбенә 15 укучысы булган Талмы башлангыч мәктәбе һәм 17 укучысы булган Явызбы мәктәпләре дә кертелгән. Өлкә хөкүмәтен аңларга була: әгәр дә Шыкча мәктәбендә бер баланы укыту елына 21 меңгә төшсә, Талмыда бер укучы 42 меңгә төшә, ә Явызбыда – 39 меңгә. Шулай булса да, 500 квадрат метрлы мәйданлы төзек бинасы булган, киләчәктә балалар саны артуы күренеп торган Явызбы мәктәбен саклап каласыбыз килә. Авыл халкы кечкенә балаларын Шыкча мәктәбенә йөртеп укытырга теләми. Тагын бер зур проблема – йортлар салу өчен кешеләргә урын бүлеп бирү. Йорт салырга теләүчеләр күп, бу бик куанычлы хәл, тик урын мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бу эшне ыгы-зыгысыз, җайга салынган система буенча алып бару өчен, авылларның генераль планнарын төзү эшенә кичекмәстән керешергә булдык. Минем өчен иң кыйммәте – якташларымның миңа булган ышанычы, мин дә аларның өметен акларга тырышам, - ди Хәмзә Биктимеров.