Рафаэль Мостафин кызы: Әти исерекләрне татар авылларында зур проблема дип атый иде

Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлилне өйрәнгән татар язучысы Рафаэль Мостафинны искә алдылар.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, әдәбият галиме Рафаэль Мостафин очеркларында исерекләрне татар авылында зур проблемаларның берсе дип атап язган булган.

«Әти очеркларында исерекләр турында яза иде. Элек аларны зиратка түгел, ә зират янына җирләгәннәр, чөнки рөхсәт бирмәгәннәр. Әти моны татар авылында зур проблемаларның берсе дип әйтә иде», — диде Рафаэль Мостафинның кызы Асия Мостафина Татарстан Журналистлар берлегендә.

Рафаэль Мостафин «Казан утлары» журналында 1965-1968 елларда баш мөхәррир булып эшли. Шул вазифадан азат ителгәннән соң, аның аллергиясе башланган булган. Бу хакта аның кызы Асия Мостафина сөйләде.

«Тормышында төрле вакыйгалар булса да, әти сынмады-сыгылмады. Аны «Казан утлары» журналының баш мөхәррире вазифасыннан җибәрделәр. Бу урында теләсә кайсы кеше депрессиягә бирелергә мөмкин. Әти дә моны бик авыр кичерде, аллергиясе башланды, тәне кызарып чыкты. Шул ук вакытта аның йөзеннән елмаю төшмәде, ул аны үз эчендә кичерде — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сөйләвенчә, 1991 елда Рафаэль Мостафинга 60 яшь тулгач кына, ул даими эшкә урнаша. «Гаиләне туендырырга кирәк булганлыктан, әтигә якыннары ярдәм итте. Миңа да тиздән 60 яшь тула. Әтине искә алам да, үз-үземә: тормыш әле башлана гына, дим. Бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Әти дә бернидән курыкмыйча „Татарстан“ дигән яңа журнал белән җитәкчелек итә башлаган иде», — диде Асия ханым.

Рафаэль Мостафинның кызы әтисенә 90 ел тулуга багышланган кичәдә аның татар язучыларын, татар телен танытуга өлеш керткәнен әйтте. «Әле дә хәтеремдә: 1991 елда газетада мәкалә язуның гонорары шешәләрне җыеп, юып тапшырган акча белән бер, дип әйтә иде әти», — ди ул.

Кичәдә чыгыш ясаган Рафаэль Мостафинның оныгы Дмитрий сүзләренчә, дәү әтисе Кабан күлен коткару эшләре белән йөргән булган. «Күлне агым каналларына әйләндерделәр!» — дип борчылды ул. Хәзер Кабан күле — ял итәр өчен менә дигән урын, ул чистарды. Элек күл яныннан үтеп булмый, аннан начар исләр килә иде. Кызганыч, дәү әти бу матурлыкны күреп өлгерми калды», — диде Дмитрий.

«Рафаэль агага һәйкәл куелсын иде. Ә бит ул халыкка искитмәле файдалы эшләр башкарды. Ул моңа лаек. Мөмкинлек булса, Казанның бер урамын да аның исеме белән аталсын иде. Рафаэль ага әдәбият белгече, мөгаллим генә түгел, ә яхшы әти, дәү әти, ир кеше булды. Аудитория белән бик җиңел эш итте, һәр студент белән уртак тел таба белде», — дип искәртте аның килене Ольга Кармагина.

Язучының «Минем шәҗәрәм» дигән кулъязмасы булган. Анда аның җиде буын әби-бабаларының исеме теркәлгән. «Мостафиннар гаиләсен Оренбург өлкәсе Яңа Муса авылында „йомшак“ дип йөрткәннәр. Шәҗәрәсендә әти әби-бабаларын яратып искә ала», — дип искә алды Мостафиннар гаиләсе.