Камәрия Хәмидуллина: Тел гаиләдә сакланырга тиеш дигән сүзләр белән юану дөрес түгел

«Милли мәгарифне күтәрмичә торып, бүгенге вазгыятьне үзгәртеп булмаячак. Мәгарифе булганда гына тел саклана, халык яши», — диде ул «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җыенының пленар утырышында.

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина фикеренчә, «тел гаиләдә сакланырга тиеш» дигән сүзләр белән үзебезне юату һич дөреслеккә туры килми».

«Тел язмышы гаиләгә бәйле, ләкин телне җуйган, кухняда ике-өч сүз белән генә аралаша торган әти-әниләр, әби-бабайлар бала тәрбияли. Мондый чорда ана телен саклау проблемасын гаилә генә хәл итә алмый, аның егәре җитми. Милли мәгарифне күтәрмичә торып, бүгенге вазгыятьне үзгәртеп булмаячак. Мәгарифе булганда гына тел саклана, халык яши», — диде Камәрия Хәмидуллина «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җыенының пленар утырышында.

Аның сүзләренчә, Татарстан — җир шарында татар телен саклау өчен бөтен шартлары булган бердәнбер урын.

«90нчы еллар искә төшә. Казанда бер татар мәктәбе дә калмаган иде. Ул елларда татар мәктәбен эшләтеп җибәрү өчен нинди генә чаралар күрелмәде. 1995 елга Казанда 40 татар мәктәбе эшли иде. 2008 ел җитте: БДИ фәкать рус телендә бирелергә тиеш дигән фәрман чыкты. Татар мәктәпләре әкренләп рус теленә күчте. Имеш, татар телендә укып, бала БДИ бирә алмаска мөмкин. Әле беркем дә БДИ биреп карамаган иде», — дип әйтте.

Камәрия Хәмидуллина әйтүенчә, БДИ кергәннән бирле нәкъ киресе исбатланды. «Татарча белем биргән мәктәпләрдән бер бала да аттестатсыз калмады, медаль аласы бала медальсез калмады, вузларга кермичә калмадылар», — диде.

Ул Рәсул Гамзатовның истәлек язмасын искә төшерде. Танышы авар хатыны улын сугышта хәбәрсез югалта һәм кайгыдан башына кара шәл яба. Салмыйча яши, еллар уза. Рәсул ага чит илләрнең берсенә чыккач, ананың улы исән икәнен белә. Аны таба, сөйләшә. Иленә кайтып, «улың исән, кара шәлеңне сал» ди. Ана шәлен салып, җиргә ата, әмма кинәт сорау бирә: «телне онытмаганмы, нинди телдә сөйләштегез» ди. Җавап: «оныткан, тәрҗемәче белән сөйләштек». Ана иелеп, кара шәлен җирдән алып, кире башына яба. «Ул бит инде хәзер минеке түгел инде» ди…