Омск Сабан туе "Мәдәният" оешмасы юбилеена багышлана

Татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасына нигез салынуга быел 20 ел тула.
(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Быел Омск каласы Сабан туе Омск өлкәсе төбәк "Мәдәният" татар милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының 20 еллыгына багышлана. "Мәдәният" оешмасы хәбәр итүенчә, милли бәйрәм 23 июнь көнне уздырылачак. Быел аны Омск татарлары уникенче тапкыр оештыра. 
 
Сабан туе 10 меңләп кешене җыяр дип планлаштырыла. Кунаклар каршында Омск шәһәре һәм өлкә районнарыннан иҗади коллективлар чыгыш ясаячак. Татар милли ризыклары, милли уеннар, күргәзмәләр, спорт ярышлары - болар барысы да бәйрәмдә каралган. 
 
Сабан туеның үзәген Тимерҗан Кәлимуллин исемендәге татарча билбау көрәше тәшкил итәр дип көтелә.