Казанның Иске Татар бистәсендә «Печән базары» флэшмоб-акциясе уздырылачак

Чарада катнашу өчен киемдә бер генә булса да милли элемент булырга тиеш, ди оештыручылар

 (Казан, 22 май, “Татар-информ”). Иртәгә Казанның Иске Татар бистәсендә «Печән базары» флэшмоб-акциясе уздырылачак. Аны Казан шәһәре хакимияте, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Ялкын» үсмерләр журналы оештыра.

Акция 9.00дә ярминкә һәм парк ачылышы белән башланып китә. Көн дәвамында барачак программа кысаларында «Печән базары» театральләштерелгән ярминкәсе, ачык әдәби мәйдан, авторлар белән танышу, балалар өчен уен аланы, яңа китаплар тәкъдим итү булачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Каюм Насыйри урамында узасы чарада катнашу өчен киемдә бер генә булса да милли элемент булырга тиеш, ди оештыручылар.