news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород өлкәсендә «Нижгарбикә» татар хатын-кызлары конкурсы булды

Конкурсантларның һәркайсы номинацияләрдә җиңүче булды.

Түбән Новгород өлкәсендә «Нижгарбикә» татар хатын-кызлары конкурсы булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә «Нижгарбикә» татар хатын-кызлары конкурсы быел Кочко-Пожар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышланган иде.

Бәйге татар халкыбызның йөзек кашын, намусын, киләчәген тәшкил итүче хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гаиләдә, тормышта ана роле мөһим булуга җәмгыять игътибарын җәлеп итү максаты белән Кочко-Пожар мәдәният йортында дүртенче тапкыр үткәрелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2016, 2017, 2019 елларда үткәрелгән «Нижгарбикә»дә төшерелгән фотолар белән үрелеп барган видеодан соң чарага старт бирелде һәм сәламләү сүзе белән сәхнәгә Кызыл Октябрь районы баш имамы Харис хәзрәт Исмаилов чыкты.

Быел «Нижгарбикә» конкурсында татар хатын-кызларына хас булган иң асыл сыйфатларны үзендә туплаган җиде гүзәл зат катнашырга теләк белдерде. Бер карашка, алар гади татар ханымнары, матур тормыш алып баралар, балалар үстерәләр, эшлиләр. Барысы да диярлек «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы активистлары. Чараны да алар, башка еллардан аермалы буларак, матур гомуми чыгыш белән башлап җибәрде.

Жюри әгъзалары чыгышларга музыкаль бизәлешне, хатын-кызларның сәхнәдә үзләрен ничек тотуларын, костюмнарын исәпкә алып, оригинальлек һәм артистлык критерийлары аша бәя бирде.

Икенче бирем «Матур итеп яулык бәйләү» дип билгеләнгән иде. Хәзерге заманда гади яулыкны да ничек кенә матур итеп бәйләмиләр һәм катнашучылар шуларның кайбер ысулларын күрсәтте. Безнең татар хатын-кызлары аш-суга уңганлыклары белән дан тота. Һәм ханымнар моны конкурсның өченче — «Ак алъяпкыч билләрдә» дип исемләнгән биремендә раслады.

Ә конкурсантларның һәркайсы төрле номинацияләрдә җиңүче булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100