news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сургут кызы Розалия Сабитова «Юграның бәллүр таҗы – 2021» титулына ия булды

Конкурс милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм дөнья илләренең традицияләрен, милли мирасны саклауда хатын-кызның ролен күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Сургут кызы Розалия Сабитова «Юграның бәллүр таҗы – 2021» титулына ия булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда туып үскән Розалия Сабитова «Юграның бәллүр таҗы – 2021» титулына ия булды.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кызга – 16 яшь, ул тумышы белән – Татарстаннан. Сургутта милли мәдәниятне таныту белән шөгыльләнә, «Сандугач» татар халык җыр һәм бию ансамбленә йөри.

Матурлык бәйгесе берничә этапта (бердәм стильдә сәхнәгә чыгу, визит карточкасы, милли костюмнар тәкъдим итү, кичке күлмәкләрдә дефиле) үткәрелде.

Бәйгене оештыручылар әйтүенчә, конкурс милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм дөнья илләренең традицияләрен, милли мирасны саклауда хатын-кызның ролен күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Хәзер Розалия Сабитова Ханты-Манси автономияле округы – Юграны федераль дәрәҗәдә, бәйгенең Бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк. Ул 15-19 майда Сочида уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100