Башкорт галиме Юлай Псянчин: Әдһәм Тенишевның укучысы булуым белән горурланам

Күренекле татар академигы Әдһәм Тенишев Башкортстан өчен сигез фән докторы әзерләгән.

(Пенза, 22 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәгенең гыйльми сәркатибе Юлай Псянчин татар галиме, академик Әдһәм Тенишевның укучысы булуы белән горурлануын әйтте.

«Мин Әдһәм Тенишевның укучысы, һәм шуның белән горурланам. 1997 елда аның кул астында стажировка үттем дә, Мәскәүгә докторантурага китәргә булдым. 1998 елда вакытыннан алда диссертацияне яклап куйдым. Диссертация башкорт теленең грамматик стилистикасына багышланган иде. Әдһәм Рәхим улы минем гыйльми консультантым булды», — диде Юлай Псянчин Әдһәм Тенишевның 100 еллыгына багышанган фәнни-гамәли конференциядә.

Әдһәм Тенишев Башкортстан өчен сигез фән докторы әзерләгән. Юлай Псянчин шуларның җиденчесе булган. Сигезенчесе — профессор, Башкорт дәүләт университетының Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Алмаз Шәйхуллов.

Юлай Псянчин үзен башкорт дип таныштырды. Ул Уфада туган. Әтисе чыгышы белән Күгәрчен районыннан, әнисе — Кырмыскалыдан.

«Әдһәм Тенишев татарча матур сөйләште. Мин аннан татар теленең мишәр диалектын ишеттем. Үзем аның белән башкорт телендә сөйләштем. Без шулай аралаштык», — диде башкорт галиме.

Юлай Псянчин Әдһәм Тенишев турында җылы хәтирәләре белән уртаклашты. «Аның кебек шәхес башка булмаячак. Ул бар яктан да идеаль иде. Гаилә башлыгы буларак та, галим һәм җитәкче буларак та. Ул бик матур биеде. Шуның биюен видеога төшереп калдырмаганыма үкенәм. Курайда уйналган „Әпипә“ көенә искиткеч матур биеде. Аның бию өчен гәүдәсе, пластикасы шәп булды. Ул бөтен яктан талантлы шәхес буларак истә калды», — диде ул.

Юлай Псянчин бүгенге көндә 2022 елда Уфада узасы «Апимондия» конгрессына әзерләнү белән мәшгуль булуын да әйтте.