Әлмәттә татарларның кием үзенчәлекләре турында сөйләштеләр

Казанда милли киемнәр, теге яки бу аксессуар рәвешендә алка-беләзекләр кию күптән гадәти күренешкә әверелде.

(Әлмәт, 22 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнар» , Рәдифә Ногманова). Әлмәттә күптән түгел ачылган хәләл кафеда «Киемем — күңелем көзгесе» исеме астында күркәм чара узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина, «Нур» мәктәбе коллективы, милләтебезнең йөзек кашы булырдай ханымнары, дин әһелләре катнашты.

"Калфагымны бәйрәм көннәрендә генә кия идем. Чараны оештырып йөргән көннәрдә салмадым. Башкарма комитетка да калфак белән кердем, кибетләргә дә. Беркем дә бармак төртеп күрсәтмәде, башымнан тартып алмады. Нигә әле мондый затлы баш киемен көндәлек аксессуар итмәскә", — ди Рәйхана ханым.

Аның фикеренчә, татарлыгыбыз телдә генә түгел, киемнәребездә дә чагылырга тиеш. Шәригать кануннарына туры килгән халкыбызның милли киемнәре уңайлы да, матур да.

Чыннан да, милли киемнәр, теге яки бу аксессуар рәвешендә алка-беләзекләр Казанда күптән гадәти күренешкә әверелде. Алай гына да түгел, башкалабызда милли киемнәр тегүчеләр дә, милли бизәнү әйберләре җитештерүче осталар да бар. Ә менә Әлмәттә андый осталар популярлык казана дип белмим. Ихтыяҗ юк дип чамалыйм. Хәер, соңгы елларда милли атрибутиканы концерт-театрларга йөрүче яшьләрдә күреп куанам. Аның каравы, яулыклы әбиләребезнең милли киемнәренә тугры калулары калабызны бизи.

Сүз уңаеннан, татарда гомер-гомергә аклы кием сафлык һәм картлык төсе булып саналган. Ак төсләрне яшь-җилкенчәк тә үз иткән, әбиләребез ак ыштан, ак күлмәк кияргә һәм ак яулык ябарга тырышкан, бабайлар да камзул-казакиләрен ак тукымалардан тектергән.

Очрашуда катнашкан Риза Фәхреддин мемориаль музее һәм Елховой төбәкне өйрәнү музее вәкилләре алып килгән күрсәтмә материалларда бу һәм башка күп кенә кызыклы мәгълүматларны белергә була иде.