Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе юбилеен билгеләп үтә

Кунакларга башта күргәзмә, аннан соң бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). 28 март көнне Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе оешуның 15 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта автономиянең социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә игълан ителгән. 
 
Бәйрәм чарасы Пенза өлкәсе филармония сәхнәсендә узачак. Кунакларга башта күргәзмә, аннан соң бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк. 
 
 
  • Интернеттагы мәгълүматлар буенча, Пенза өлкәсендә 41 татар һәм татарлар яши торган 15 катнаш торак пункт бар. Өлкәдә Россиянең иң зур татар авылы - Урта Әләзән урнашкан. 2010 елдагы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, төбәктә 86 меңнән артык татар исәпләнә.