Тольяттида "Язлар моңы" яңгыраячак

Катнашучыларны "Уйнагыз, гармуннар", "Татар җыры", "Татарча бию" номинацияләрендә бүләклиләр.
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). 25 мартта Тольятти шәһәрендә "Язлар моңы-2018" шәһәркүләм үзешчән сәнгать фестивале узачак. Бу турыда "Татарлар инфо" порталы хәбәр итә.
 
Фестивальне Тольятти Татар милли-мәдәни үзәге һәм Мәдәният, сәнгать һәм иҗат муниципаль автономияле учреждениесе оештыра. Бәйгенең беренче туры 17 мартта булган.
 
Чарада иҗади гаиләләр, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр, ялгыз башкаручылар катнаша һәм аларны "Уйнагыз, гармуннар", "Татар җыры", "Татарча бию" номинацияләрендә бүләкләячәкләр.
 
Фестиваль нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләргә дипломнар, Гран-при тапшырылачак. Тамашачы мәхәббәтен яулаучы иҗатчыларны аерым бүләкләү күздә тотыла.