Уфада «Ана теле-2020» XII Бөтенроссия педагогик осталык бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Бәйгедә катнашучылар ачык дәресләр һәм иҗади номерлар тәкъдим итте.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»).19-21 февраль көннәрендә Уфа шәһәре М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында «Ана теле-2020» XII Бөтенроссия студентлар педагогик осталык бәйгесе узды. Барлык җиңүчеләр дә Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Бу Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйгедә катнашучылар ачык дәресләр һәм иҗади номерлар тәкъдим итте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты.