news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада «Мин бит татар малае» бәйгесенең чираттагы зона туры җиңүчесен ачыкладылар

Бәйгедә үз шәҗәрәсен сөйләгән Раян җиңүче булды.

Кукмарада «Мин бит татар малае» бәйгесенең чираттагы зона туры җиңүчесен ачыкладылар
tatar-congress.org

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Кукмара районының «Мин бит татар малае» бәйгесенең чираттагы зона туры Аш-Буҗи балалар бакчасында узды. Һәр биремгә ныклап әзерләнгән малайларның чыгышлары сокланырлык иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Аш-Буҗидан Рияз Бәдретдиновның сәхнә осталыгы үзенә тартып торды, Купкадан Идрис Закиров утлар чыгарып биеде, Зур Сәрдектән Рәсүл Гороховның кул эшләнмәләре нәселдән килгән осталыкны күрсәтте.

Адай авылыннан Раян Хантимеров тамашачы алдында үзен иркен тотуы, матур сөйләме, булдыклылыгы белән аерылып торды. Үз шәҗәрәсен сөйләгәндә, аны авыз ачып, тын да алмый тыңладылар. Бәйгенең җиңүчесе дә ул булды.

Бу бәйге — балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең уртак хезмәт нәтиҗәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100