Самара өлкәсендәге "Халкым минем" иҗат фестивале Театр елына багышлана

Чарада катнашучы үзешчән татар театр коллективлары 20 минуттан артык булмаган бер театраль күренеш тәкъдим итә.
(Казан, 22 февраль, "Татар-информ"). Быел Самара өлкәсенең Гали авылында унберенче тапкыр узачак  "Халкым минем" иҗат фестивале Театр елына багышлана. Бу турыда "Самара татарлары" сайты хәбәр итә.Фестиваль 20 апрельдә Похвистнево районының Гали авылы Мәдәният йортында үтәчәк. Быелгы фестивальдә үзешчән татар театр коллективлары катнаша ала. Алар 20 минуттан артык булмаган бер театраль күренеш тәкъдим итәргә тиеш."Халкым минем" иҗат фестиваленең чишмә башында барыбыз өчен дә яхшы таныш булган Гали авылының легендар егете, эшкуар, күп еллар җирле “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган, халкы өчен хәләл малын һәм үзен кызганмаган мәрхүм Расих Латыйпов торды", диелгән әлеге хәбәрдә.