Чиләбе өлкәсендә “Татар кызы-2019. Нәни энҗе бөртекләре” бәйгесе узачак

Бәйгегә гаризалар 25 февральгә кадәр кабул ителә.
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы 7 яшьтән 9 яшькәчә кызлар арасында “Татар кызы-2019. Нәни энҗе бөртекләре” төбәк бәйгесен үткәрә. Бәйгедә катнашу өчен 25 февральгә кадәр анкета тутырырга кирәк. Бу турыда Чиләбе өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.Безнең төп максат – татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклау һәм үстерү. Тарихны, туган телне, рухи һәм мәдәни мирасны өйрәнү, аларны яшь буынга тапшыру”, - дигән оештыручылар.Конкурс биш этаптан тора. Катнашучы www.congresstatar74.ru һәм www.tatarochka.сom сайтларында анкета-гаризасын теркәргә тиеш. Шулай ук “ВКонтакте” социаль челтәрендә Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы рәсми төркеменә керергә кирәк.Анкета белән бергә кызларның образын ачып бирүче өч фотография булырга тиеш. Берсе милли киемдә төшкән фото булуы шарт.Яшь конкурсантларга хикәя сөйләп, бию, хореография яки башка иҗади номер белән үзләрен тәкъдим итәргә кирәк булачак. Финал алдыннан берничә иҗади сынау да узарга кирәк булачак. Алар – кул эше, аш-су осталыгы, спорт, театраль һәм интеллектуаль бәйгеләр. Җиңүче 26 апрельдә ачыкланачак.Бәйгене Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы, Чиләбе өлкәсе хакимияте, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан мәдәният министрлыгы оештыра.