Татарстан Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә туганнарча очрашу

Татарстан Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле вәкиллегендә туганнарча очрашу

(Мәскәү, 22 февраль, “Татар-информ”, Рафис Измайлов). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге даими вәкиллегендә вәкил Назыйф Мириханов һәм аның урынбасары Алмаз Фәйзуллин Дагыстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе ярдәмчесе Таулы Казакбиев, Дахадаев районы башлыгы Магомед Алиев һәм РФнең атказанган табибы, Россиянең балалар кардиологлары ассоциациясе вице-президенты Солтанбәк Арсланов белән очрашты.

Кунаклар үзләренең югары дәрәҗәле хезмәтләреннән тыш, киң күләмдә иҗтимагый эшләр белән дә шөгыльләнәләр икән. Алар - Алтын Урда таркалганнан соң сакланып калган төрки-татар суперэтносының борынгы бер тармагы булган нугайларның федераль милли-мәдәни мохтәрияте лидерлары. Соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Россиядә 90мең нугай бар һәм аның күпчелеге Дагыстан Республикасы һәм аңа терәлеп торган Ставрополь краенда яши. Алар бу күптелле төбәктә, аз санлы халык буларак, эреп таралмаган, ә, киресенчә, үзләренең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм халык авыз иҗатын яхшы саклап калган.

Бу халыкның тормышка мәхәббәте 2004 елда үткән “Нугай иле” I Халыкара нугай милли-мәдәнияте фестивалендә аермачык күренде. Фестиваль эшендә Татарстан Республикасы һәм аның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге дә актив катнашты.

Вәкиллектә узган әлеге очрашуда да яклар шушы фестивальне искә алды һәм киләчәктә дә татар-төрки этносының берлеген саклауга юнәлтелгән ике тугандаш халык арасындагы үзара хезмәттәшлекне тагын да ныгыту турында сөйләште.

“Нугай иле” фестивален үткәрү буенча оештыру комитеты рәистәше Таулы Казакбиев тулы вәкаләтле вәкил Назыйф Мирихановка һәм аның урынбасары Алмаз Фәйзуллинга, республиканың Мәдәният, Милли сәясәт, Мәгълүмат һәм тышкы багланышлар, Яшьләр һәм туризм эшләре буенча министрлыкларының “Нугай иле” I Халыкара нугай милли-мәдәни фестивален үткәрүдә зур активлык һәм ярдәм күрсәтү өчен” дигән Рәхмәт хатларын тапшырды.