news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида татар кызлары өчпочмак пешерергә һәм май канаты ясарга өйрәнде

Татар халык ашлары рецептлары язылган һәм рәсемнәре төшерелгән китап-журналлар күргәзмәсе дә кызларда зур кызыксыну уятты.

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең Зөяаръягы районы «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы булачак киленнәр өчен чара үткәрде. Оешманың актив әгъзалары кызларны уңган хуҗабикә булырга әзерли башладылар. Алар бергәләп​ татар халкының иң тәмле ризыгын —​ өчпочмак пешерде.​

Кызлар ялындырып тормады, милли ризыгыбызны җырлый-җырлый ясады.​ Өчпочмакларны мичкә​ ​ куйгач, «Ак калфак»лылар белән яшь​ кызлар​ каз каурыйларыннан май канаты​ үрде.

Шул арада өчпочмак та​ пеште. Кызларыбыз аларны тигез итеп каз канатлары белән майлап та куйды.​

Татар халык ашлары рецептлары язылган һәм рәсемнәре төшерелгән китап-журналлар күргәзмәсе дә кызларда зур кызыксыну уятты. Интернет заманы​ булса да, ​ китаптан карап пешерү җайлырак шул. Чара чәй өстәле артында үз куллары белән әзерләнгән өчпочмаклар белән чәй эчеп​ тәмамланды.​ ​



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100