news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «ТАТАR dress» милли киемнәр күргәзмәсе эшли

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев «Башкирия Лайфстайл» үзәгендә булды.

Уфада «ТАТАR dress» милли киемнәр күргәзмәсе эшли
http://tatar-congress.org/

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфа шәһәрендәге «Башкирия Лайфстайл» үзәгендә эшли торган «ТАТАR dress» милли киемнәр күргәзмәсе белән танышты.

Әлеге күргәзмәне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырган. Ул 2020 елның 2 декабрендә ачылды. Проектның авторы — актив милләттәшләребезнең берсе Гөлшат Сафина, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.

Фотоларда унтугызынчы гасырга караган милли киемнәрне Башкортстанда яшәүче татар блогерлары тәкъдим итә. Күргәзмәнең максаты — татар мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, милли киемнәребезне популярлаштыру.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100