news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбургта Татар ашлары көне Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана

Эшче төркем утырышы барышында Татар ашлары көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар.

Екатеринбургта Татар ашлары көне  Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана
Гөлүзә Василова

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 28 февральдә Свердловск өлкәсендә традицион татар ашлары көне узачак. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында танылган татар ашлары Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

16 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Даими вәкиллеге бинасында әлеге чараның оештыру буенчакиңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле вазифаларын башкаручы Ф.Сафиуллина, Свердловск өлкәсенең АПК һәм азык-төлек министрлыгы, Свердловск өлкәсенең гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы, Свердловск өлкәсенең Кулинарлар ассоциациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Эшче төркем утырышы барышында Татар ашлары көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар.

Татар ашлары көне 2020 елның 28 февралендә, 10.00 сәгатьтә «Сабантуй» кафесында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100