Җырчы Флора Вафина Казанда беренче концертын куя

2013 елда Флора Вафинага “Татарстанның атказанган артисты” мактаулы исеме бирелгән иде.

(Казан, 21 декабрь,“Татар-информ”, Наилә Исхакова). Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Татарстанның атказанган артисты Флора Вафина Казанда беренче тапкыр үзенең концертын куя. “Татарстан башкаласында концерт оештырырга күптәннән хыялланган идем, ниһаять, тормышка ашты”, – диде җырчы “Татар-информ”га. Концерт бүген, 21 декабрь кичендә “Тимер юлчылар” Мәдәният сараенда үтәчәк.

Флора Вафина тумышы белән Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәреннән. Әти-әнисе – Татарстаннан. Ул үзе дә җырлар иҗат итә. “Мине татарча җырлар язарга тарихи Ватаным илһамландырды. Казанның меңъеллыгын бәйрәм итү вакыйгасыннан соң татарча күбрәк җырлый башладым һәм татарча җырлар язарга теләгем туды”, – диде ул.

Татарстандагы тәүге концерт программасында Флора Вафина туган илгә мәхәббәт, сөю турында һәм Казанга багышланган җырлар башкарачак.

“Мин үз иткән музыкаль жанр башкаларныкыннан аерылып тора, анда төрле жанрлар бергә үрелгән. Патриотик җырларымда да лирик мотивлар көчле. Минем тамашачым да үзенчәлекле, чөнки ике телдә – татарча да, русча да язам һәм җырлыйм”, – диде җырчы.

Флора Вафина үзенең иҗатына яшьләр тартылуына куануын әйтә. Якын вакытта ул җырларыннан торган диск чыгарырга планлаштыра.