«Татар кызы 2018» җиңүчесе татар элементлары белән костюмнар тәкъдим итте

«Заманча костюмда этник мотивлар» номинациясендә Әдилә Зәбирова үзе теккән биш костюм тәкъдим итте.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Мәскәүнең милләтләр йортында "Этно-Эрато" милли костюм югары модасы буенча Евразия конкурсы узды. Анда "Татар кызы 2018" халыкара конкурсының төбәк туры җиңүчесе Адилә Зәбирова милли костюмнар тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүнең "Этно-Эрато" проекты 18 ел дәвамында үткәрелә һәм модельер-рәссамнарны, дизайнерларны, студентларны, милли-мәдәни автономияләр әгъзаларын, иҗтимагый берләшмәләр һәм якташлыкларны берләштерә.

"Заманча костюмда этник мотивлар" номинациясендә Әдилә Зәбирова биш костюм тәкъдим итте. Ул үзенең эскизлары буенча ташлар һәм милли орнамент белән бизәлгән киемнәр теккән.

Ярышлар сигез номинация буенча узды. Катнашучылар иң яхшы славян костюмы, Кавказ халыкларының иң яхшы костюмы, иң яхшы көнчыгыш костюмы, заманча костюмда этник мотивлар, фин-угор халыкларының иң яхшы костюмы, Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының иң яхшы костюмы, ретро милли костюмы һәм этник сәхнә костюмнары тәкъдим иттеләр.