Муса Җәлилгә багышланган конференция

Муса Җәлилгә багышланган конференция

(Төмән, 21 декабрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе Вагай районының Казанлы урта мәктәбендә шагыйрь-каһарман Муса Җәлилнең 100 еллык юбилеена багышланган конференция булып үтте. Бу конференциянең төп максаты Муса Җәлилнең иҗатын яңадан ачып күрсәтү, пропагандалау, балаларда илгә, халкыбызга тугрылык хисләре тәрбияләү, каһарманлыкның югары үрнәген күрсәткән шагыйрьның бәхетле һәм фаҗигале язмышы мисалында халкыбызның бөеклеген күрсәтү белән бергә иҗатка сәләтле укытучыларны һәм укучыларны барлау, алар иҗатына этәргеч көч бирүдән дә гыйбарәт иде.

Конференциядә районның татар теле укытыла торган 6 мәктәбеннән (Тукыз, Юрмы, Карагай, Татар Вагае һәм башкалар) укытучылар һәм укучылар катнашты. Укытучылар һәм укучылар тәкъдим иткән чыгышларда Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән бергә, аның иҗатын мәктәпләрдә өйрәнү тәҗрибәсе дә ачык һәм тирән чагылыш тапты. Бигрәк тә, Тукыз мәктәбе директоры Ф.А. Дәүләтшинаның, Юрмы мәктәбе укытучысы В.Х.Гайсинаның, Карагай мәктәбе укытучысы С.Б. Илчебакиеваларның докладлары кызыклы булды.

Укучылар арасында Карагай мәктәбе укучысы Эльза Юнысова (укытучысы А.А.Баширова), Юрмы мәктәбе укучысы Анжела Ниязова (укытучысы В.Х.Гайсина), Татар Вагае мәктәбе укучысы Динара Алимова (укытучысы А.Камалетдинова) 1,2,3нче урыннарны яулап алдылар. Юрмы мәктәбе укучысы Ришат Чабаровның «Муса Җәлил шигъриятенең рус теленә тәрҗемәләрендә тел һәм стиль үзенчәлекләренең саклануы» темасына булган чыгышы иң югары бәягә лаек булды. Аның доклады «Сәләтле балалар» программасы кысаларында өлкә күләмендә үткәрелә торган «Киләчәккә адым» конкурсына тәкъдим ителде.

Чыгышлар татар һәм рус телләрендә яңгырады. Район мәгариф идарәсенең методик кабинеты мөдире Татьяна Копотилова җитәкчелек иткән жюрига укучылар арасында призлы урыннарны билгеләү җиңел булмады, чөнки әйбәт чыгышлар күп булды.

Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләүчеләр арасында да призлы урыннар билгеләнде. Бу бәйгедә Казанлы мәктәбе укучысы Наилә Хәбибуллиннага тиңнәр булмады.

Муса Җәлил иҗаты буенча эшләнгән рәсемнәр күргәзмәсе дә гаҗәеп бай иде. Бу бәйгедә Юрмы мәктәбеннән Илнара Имангулова, Тукыздан Зәйни Зәйнуллин һәм Казанлы мәктәбеннән Равил Шәрәфетдинов 1,2,3нче урыннарны яуладылар.

Тәнәфесләрдә укучылар әзерләгән җыр-музыка яңгырап торды.

Бәйгеләрдә җиңеп чыгучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конференция Өлкә милли эшләр комитеты финанс ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Бу күркәм чарада өлкә татарларының милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат Җиһаншин белән милли эшләр комитеты белгече Рифкать Насыйбуллиннар да катнашты, аларга һәм милли эшләр комитеты рәисе Алексей Мальчевскийга аеруча зур рәхмәтләрен белдерде. Алар шулай ук үз чиратларында конференцияне үткәрүгә үзләреннән өлеш керткән мәгариф хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр, аеруча тырышлык күрсәтүчеләргә милли эшләр комитеты һәм өлкә милли-мәдәни мохтәрияте Шурасы исеменнән Рәхмәт хатлары, ә Казанлы мәктәбенә акчалата бүләк тапшырдылар.

Өлкәдә Муса Җәлилнең 100 еллыгына багышланган чараларны зур уңыш белән беренчеләрдән булып үткәреп, Вагай районы бу юлы да милли-мәдәни үсешебездә әйдәп баручы төбәк икәнен тагын бер мәртәбә раслады.