Мәскәүне яклап һәлак булган татарстанлыларның Хәтер китабы чыгачак

Хәзерге вакытка 1941-1942 елларда Мәскәү өчен сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган 2500 татарстанлы турында мәгълүмат тупланган.
 (Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ"). Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәр округы Татар милли-мәдәни мохтарияте Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте милли-мәдәни мохтариятләр арасында уздырган иҗтимагый программалар бәйгесендә җиңде. Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Әнвәр Софиновның “Алар Мәскәү янында һәлак булды” Хәтер китабы (1941-1942 елларда Мәскәүне яклап һәлак булган Татарстан кешеләре исемлеге)” социаль-патриотик проекты грант отты, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсенең Татар милли үзәге матбугат хезмәте.Милли-мәдәни мохтариятнең әлеге проекты Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәге һәм Казандагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы белән берлектә тормышка ашырылачак, чөнки дистәләгән, йөзләгән кеше һаман да Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарының кайда җирләнгәнен белми.Бу китап басылып чыккач, аны Мәскәү өлкәсе һәм Татарстанның дәүләт музейларына һәм китапханәләренә таратырга ниятлиләр. Мәскәү өчен сугышка 75 ел тулуга багышлап нәшер ителәчәк китап шулай ук Татарстан белән Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне үтәүдә чираттагы гамәл булачак.Хәзерге вакытка Мәскәү өчен сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган 2500 татарстанлы турында мәгълүмат тупланган.