Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шәһри Казан»да эксклюзив, куркыныч хикәяләр басыла башлады
Куркыныч хикәяләрнең авторы — танылган язучы Марат Кәбиров.
(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). «Шәһри Казан» газетасында эксклюзив хикәяләр басыла башлады. Аларның үзенчәлеге әлеге басмада чыгуында гына түгел, ә татар әдәбиятында мондый жанрда иҗат ителгән әсәрләрнең булмавында да.
Русча әйткәндә «ужастик»лар, ягъни куркыныч хикәяләрнең авторы — танылган язучы Марат Кәбиров.
«Шәһри Казан»да аларны ай саен укып булачак. Мисалга, сентябрьдә Марат Кәбиров иҗат иткән «Карчык» хикәясе дөнья күргән иде. Октябрьдә «Күрәзә» исемлесе басылды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: хикәяләрне бары «Шәһри Казан»да һәм чәршәмбе саннарында гына укып була. Эксклюзив әсәрләр Интернет чыганакларга урнаштырылмый. Газетаны исә сату нокталарында һәм редакциядә алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз