Самараның танылган журналисты Лилия Шәфигуллина вафат

Соңгы вакытта ул Мәскәүдә яшәгән.
(Казан, 21 октябрь, "Татар-информ"). 20 октябрьдә Самараның танылган журналисты Лилия Шәйхулла кызы Шәфигуллина 84 яшендә вафат булган. Бу турыда "Самар татарлары" сайтында хәбәр ителә.РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист Лилия Шәфигуллина күп еллар "Волжский комсомолец", “Волжская коммуна”, "Самара Сегодня" газеталарында эшләгән. Соңгы вакытта ул Мәскәүдә яшәгән.