Бөтендөнья татар конгрессы “Әтием - гаилә терәге” дигән бәйге игълан итә

Нәтиҗә 2018 елның февралендә ясалачак.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессының «Халкым минем» газетасы “Әтием - гаилә терәге” дигән яңа бәйге игълан итә. Һәркемнең дә әтисе, дәү әтисе, бабасы бик кадерле, бик якын. Әйдәгез, тормыш тоткасы булган газизләребез турында язып, башкаларга да бәян итик, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Бәйгенең шартлары белән конгресс сайтында танышырга мөмкин.

Нәтиҗә 2018 елның февралендә ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.