Чиләбедә кызлар сайлаганнар

Чиләбе, Магнитогорск, Златоуст, Миасс, Троицк, Копейск, Еманжелинск, Югары Өфеле, Озерск калаларыннан, Кунашак, Аргаяш, Уй һ.б. районнардан татарлар һәм аларга ияреп башка милләт халыклары да җыелган

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Чиләбе төбәгендә апрель уртасыннан бирле “Татар кызы – 2011” конкурсы үткәрелеп, күптән түгел өлкә башкаласындагы “Трактор” спорт аренасында аның финал тамашасы булган. Татарстаннан анда ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан рәис урынбасары Марс Тукаев катнашып, Чиләбе өлкәсе татар җәмәгатьчелегенең тормышындагы алгарышларга югары бәя биреп, уңышлар теләп кайткан.

Чиләбе, Магнитогорск, Златоуст, Миасс, Троицк, Копейск, Еманжелинск, Югары Өфеле, Озерск калаларыннан, Кунашак, Аргаяш, Уй һ.б. районнардан – өлкәнең бөтен төбәкләреннән татарлар һәм аларга ияреп башка милләт халыклары да җыелды – барлыгы 8 мең кеше сыйдырышлы зал шыплап тулды, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары Ирек Сабиров.

“Татар кызы – 2011”нең идея авторы, әйдәп йөрүчесе, оештыручысы – Чиләбе өлкәсе татар конгрессы Башкарма комитеты башлыгы Лена Колесникова. Шулай итеп, ярты ел буе ТВ, радио, газета аша бөтен Чиләбе өлкәсен дер селкетеп, һәр татарга, син - татар, дип, бүтән милләтләргә бераз көнләшү хисе өстәп торган “Татар кызы – 2011” конкурсы җиңүчесе дип Златоуст кызы Эльза Галләмова танылды. Аңа өр-яңа “Шевроле” машинасы, конкурста катнашкан бүтән кызларга да мулдан-мул бүләкләр бирелде.

Бер карасаң, бары тик чираттагы шау-шулы тамаша булып узды кебек. Ләкин хикмәт менә нәрсәдә: татар кызларының берничә ай буе өлкә шәһәр-авылларында төрле-төрле конкурсларда (җыр-бию генә түгел, ә, күбесенчә, өй эшләре, бакчачылык, терлекчелек, спорт һәм – игътибар! – туган телне белү буенча алар) катнашуы көн саен гаммәви мәгълүмат чаралары аша бөтен Уралга яңгырап торды. Хәтта моңа кадәр “татар” сүзен ишетмәгән кеше дә бу айларда халкыбызның гореф-гадәтләре, теле, дине, сәнгате белән кызыксынмый кала алмагандыр. Һич шикләнүсез әйтәм: мондый масштаблы һәм үзенчәлекле вакыйганың Уралда да, хәтта бөтен Россиядә дә моңарчы булганы юк. Кызыксынудан белергә теләү, белүдән аңлау туа. Шуңа күрәдер дә соңгы вакытта татар теленә, татар мәдәниятенә тартылу көчәеп бара Уралда: татар классларында, түгәрәкләрдә, факультатив дәресләрдә татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны арта. Күптән түгел Чиләбе дәүләт педагогика университетында татар теле укытучыларын әзерләү бүлеген тантаналы итеп ачып җибәрдек, ниһаять, Чиләбедә Тукай исемендәге урам барлыкка килде, хәзер исә яңа урамнарның берсенә Җәлил исемен бирдерү юлында йөрибез. Быел “Чиләбе өлкәсе татарлары энциклопедиясе”н эшләү эшенә дә керештек, дип tatar-congress.org сайты аша шатлык уртаклаша И.Сабиров.

Сабан туйларыбызны да – өлкәнекен губернатор үзе, шәһәрләрдә мэрлар ачып җибәрә, “Исәнмесез, кадерле дуслар!” җөмләсен генә булса да мәйданда татарча әйтергә тырышалар. Болар барысы да – өлкә татар конгрессының һәм аның җитәкчесе Лена Рәфыйк кызы Колесникованың тырышлыгы нәтиҗәсе, халкыбыз өчен куйган хезмәт җимешләре.