news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов мөселманнары борынгы Сарай-Бату шәһәре тарихи комплексын карады

Хәзерге вакытта Әстерхан өлкәсендә Сарай-Бату шәһәре урынында XIII гасыр стилендә төзелгән мәдәни-тарихи комплекс урнашкан.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Саратов шәһәре мөселманнары Әстерхан өлкәсендә борынгы Сарай-Бату шәһәре урынын карады һәм тарихи реконструкция урынында булды.

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр иткәнчә, делегация составында Саратов Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Мөхитов, «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделмәнов, шулай ук Саратов өлкәсенең мөселман оешмалары активистлары булган.

Экскурсия һәм Сарай-Бату тарихы белән танышканнан соң, Саратов мөселманнары делегациясе Әстерхан кремлендә һәм өлкә үзәге мәчетендә булды. Шулай ук «Әстерхан өлкәсе казахлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге һәм активистлары белән очрашу оештырылган, диелә хәбәрдә. 

Борынгы Сарай-Бату шәһәренә 1250 елда Чыңгызханның оныгы Батый хан нигез салган. Алтын Урда башкаласының атамасы аның исеменнән килеп чыккан. Сарай-Бату хәзерге Әстерханның төньягыннан 130 чакрым читтәрәк урнашкан.

Башта борынгы шәһәр урынында күчмә халыклар өчен туктап тору урыны булган, еллар узгач кына анда яңа төзелеш һәм корылмалар барлыкка килә.

Хәзерге вакытта Сарай-Бату шәһәре урынында XIII гасыр стилендә төзелгән мәдәни-тарихи комплекс урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100