Казанда Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уздырыла

М.Җәлил музей-фатирында “Идел-Урал” легионында катнашучыларның язмышлары турында сөйли торган “Война непрощенных” документаль фильмы да күрсәтеләчәк

 (Казан, 21 август, “Татар-информ”). 25 август көнне Казанда, традицион рәвештә, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уздырыла.

Искәртеп үтик: Советлар Союзы Герое булган шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре моннан 71 ел элек, 1944 нче елның 25 августында, җәзалап үтерелә.

Җәлилчеләр “Идел-Урал” легионында дошманга каршы яшерен оешма оештыра. Партизаннар белән элемтә булдыра, листовкалар тарата, Кызыл Армия белән кушылыр өчен легион восстаниесе әзерли. Әмма, сатлыкҗан аркасында, аларның планнары чынга ашмый кала. Әсирлектә яшерен эш йөртүче совет солдатларына карата суд эше кузгатыла һәм, 6 айдан соң, аларны җәзалап үтерәләр. Плетцензее төрмәсе гильотиносында батыр йөрәкле унбер татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Аднашев, Сәлим Бохаровның башлары чабыла...

Җәлилчеләрне искә алу көнендә Муса Җәлил музей-фатиры (Максим Горький ур., 17 нче йорт, 28 нче фатир) “Идел-Урал” легионында катнашучыларның язмышлары турында сөйли торган “Война непрощенных” документаль фильмын карарга чакыра.

Искәртеп үтик: әлеге төркем әсирлектә калган татар, башкорт, мари, чуваш, мордва, удмурт халкы вәкилләреннән оешкан. Фильмның режиссеры – Денис Красильников.

Фильмны караганнан соң, тарих фәннәре докторы, 1995 елдан “Идел-Урал” легионы тарихын өйрәнүче Искәндәр Гыйләҗев, 825нче батальон тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов, шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев белән очрашу уздырыла. Чара көндезге 10да башлана, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.