news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург журналисты: Татар телен саклауда милли радиоларның әһәмияте зур

Фәвия Сафиуллина фикеренчә, Екатеринбург өлкәсенә FM ешлыкта эшли торган татарча радио кирәк.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Екатеринбург өлкәсенең «Саф чишмә» газетасы баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина татар телен саклауда милли радиостанцияләрнең зур роль башкарганын әйтте.

«Аллага шөкер, бездә татар телеканалы бар. Ләкин бөтен кеше көне буе телевизор алдында гына утыра алмый. Безгә үзебезчә, саф татарча сөйләп торучы радио кирәк. Татарстанда күп бит алар, берсеннән-берсе әйбәт, шәп радиостанцияләр. FM ешлыгындагы татар радиосын бездә дә тыңлап булса әйбәт булыр иде. Татарны татар итеп саклау өчен, иң әһәмиятле чараларның берсе ул», — диде журналист.

Аның сүзләренчә, радиоларны интернетта гына тыңлау мөмкинлеге җитеп бетми.

«Әйе, радиоларның барысын да интернетта тыңларга мөмкин. Ләкин һәрвакытта түгел. Әйтик, мин машинада барам, ә телефон бөтен җирдә дә тотып бетерми», — диде ул «Интертат»ка.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100