Васил Шәйхразиев «Ак калфак»лыларны милләтне саклауда тырышлык куярга өндәде

«Милләт, тел, динебезне, гореф-гадәтләребезне, милли ризыкларыбызны, бәйрәмнәрне саклар өчен, бүтән милләт кешеләре тырышырмы икән? Без татар буларак аны үзебез генә эшли алабыз», — диде ул.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы вәкилләре булган хатын-кызларны милләтне саклауда тырышлык куярга өндәде.

«Бүген татар милләте өчен алга бару юлларын уртага салып эзләү бик мөһим. Сөйләшеп калу гына булырга тиеш түгел. Татар кешесе, оешма җитәкчесе буларак, томышка ашырырлык планнар, үрнәкләр булырга тиеш», — диде Милли шура рәисе VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышында.

Ул татарның үзеннән кала аның милләтен бүтән кеше кайгыртмаячагын да искәртте. «Кем соң ул хәзерге татар кешесе? Милләт, тел, динебезне, гореф-гадәтләребезне, милли ризыкларыбызны, бәйрәмнәрне саклар өчен, бүтән милләт кешеләре тырышырмы икән? Без татар буларак аны үзебез генә эшли алабыз», — диде. 

Васил Шәйхразиев әйтүенчә, татар хатын-кызларының 57 проценты башка милләт кешесенә кияүгә чыкса да, баласыеюна татар исеме кушып, телне, татар традицияләрен сеңдереп, милләтен саклап кала ала. 

Ул «Ак калфак»лылардан ирләре, балалары, оныклары белән татарча сөйләшү-сөйләшмәүләрен дә сорашты. Күтәрелгән куллардан оныклары белән татарча сөйләшүчеләр азрак күренде.

«1920 елда 2,9 млн кеше яши. 100 елдан соң 1 миллионга артканбыз. 76 процент халык авылда яшәгән. Бүген 75 процент халык районда һәм шәһәрдә яши», — дип Васил Шәйхразиев хәзер милләтне саклап калу бурычы җитдирәк торганын ассызыклады.