Төрки журналда Рәдиф Гаташның 80 яшьлек юбилеена багышланган мәкалә чыкты

Әдәбият галимәсе Чулпан Зариф-Четин Рәдиф Гаташны Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән «Анасыннан шагыйрь булып туган» шагыйрь буларак бәяләгән, Байрон һәм Сәгыйть Рәмиев кебек бунтарь-романтик шагыйрьләр арасында урын алуын әйткән.

(Истанбул, 21 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә чыга торган төрки халыкларның «Кардәш каләмнәр» әдәби-нәфис журналының соңгы санында Рәдиф Гаташның иҗаты хакында күләмле мәкалә басылды. Ул татар шагыйренә 80 яшь тулу уңаеннан язылган.

Мәкалә «Мәшһүр татар шагыйре Рәдиф Гаташка — 80 яшь» дип атала. Аның авторы — Татарстан һәм Евразия язучылар берлеге әгъзасы, Төркиянең «Кавказ» университеты галимәсе Чулпан Зариф-Четин.

Әдәбият галимәсе Чулпан Зариф-Четин Рәдиф Гаташны Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән «Анасыннан шагыйрь булып туган» шагыйрь буларак бәяләгән, татар-төрки һәм Европа әдәбиятының иң күркәм традицияләренә нигезләнгән иҗаты белән Байрон һәм Сәгыйть Рәмиев кебек бунтарь-романтик шагыйрьләр арасында урын алуын әйтеп үткән.

«Шигырьләрендә туган халкына, ватанына тирән мәхәббәт, милләтенең шанлы үткәне белән горурлану, бүгенге проблемаларына борчылу салынган шагыйрьнең иҗатын һәр нәсел үз итә, яратып укый. Рәдиф Гаташ 1960 еллардан бирле татар шигъриятен яңа исемнәр белән тулыландыруга зур игътибар бирә. Ул яшь буын татар шагыйрьләренең, шул исәптән, минем дә — шигърияттәге остазым», — дип язган. 

Евразия язучылар берлеге тарафыннан нәшер ителә торган «Кардәш каләмнәр» басмасының сигез бите татар шагыйренә багышланган. Анда Рәдиф Гаташның тормыш юлы, татар әдәбиятында тоткан урыны, иҗатының үзенчәлеге яктыртылган, шигырьләре тәрҗемә ителеп, фәнни-иҗади анализ ясалган. 

«Шигырь һәм хыяллар белән тулы күңел иясе Рәдиф Гаташның шигърияттә тоткан урыны үзенчәлекле. Үзен 80 яше тулу уңаеннан үзен котлыйм, киләчәктә дә арабызда булуын телим. Чөнки, Рәдиф Гаташны үз остасы итеп таныган татар шагыйре Рафаэль Сибат язганча, „Такташлары, Гаташлары булган әдәбият — бәхетле һәм тәхетле әдәбият! ‚Ах! " дип әйтерлек бай һәм лаеклы әдәбият!» — дип тәмамлаган мәкалә.