news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Халыкара туган тел көненә багышланган очрашу оештырдылар

Бәйге җиңүчеләре унынчы «Фольклор» өлкә фестивалендә катнашачак.

Ульяновскида Халыкара туган тел көненә багышланган очрашу оештырдылар
tatar-congress.org

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең «Бердәмлек» китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «түгәрәк өстәл» узды. Биредә шәһәр китапханә мөдирләре, милли автономия җитәкчеләре катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Сүз телне өйрәнү турында гына түгел, ә балалар бакчаларында сабыйларны милли рухта тәрбияләү, мәктәп балаларын китапханәләргә тарту, китапка мәхәббәт уяту мәсьәләләре дә күтәрелде.

Өлкәнең татар автономиясе рәисе һәрвакыттагыча китапханәгә бик күп татар китаплары бүләк итте. Алар арасында балаларга атап чыгарылганнары да байтак.

Ә иртәгә өлкә губернаторы катнашында өлкәнең ана теле укытучылары форумы узачак. Ел саен Халыкара туган тел көнендә узучы бу чарада 350дән артык укытучы катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100