news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар язучысы Әмирхан Еникинең сирәк фотоларыннан торган күргәзмә ачылды

Әдипне матурлыкка, моңга, әдәбиятка гашыйк кеше буларак искә алдылар.

Казанда татар язучысы Әмирхан Еникинең сирәк фотоларыннан торган күргәзмә ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең гаилә архивыннан уникаль фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә «Әмирхан Еники һәм аның дәвере» дип аталды.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов фоторәсемнәрнең язучы архивыннан алынганын, аларны әдипнең кызы Флера ханым Тюменева биргәнен сөйләде. «Фоторәсемнәрдә язучының әти-әнисе, каләмдәшләрне күрәбез. Әмирхан Еники әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә зур өлеш кертүгә ирешә», — дип билгеләп үтте ул.

«Фоторәсемнәрдә Сәгыйть Сүнчәләйнең бертуган абыйсы Шәриф Сүнчәләйнең хатыны, әдипнең тудык апасы Срур да бар. Галимҗан Ибраһимов белән бергә эшләгән Шәриф Сүнчәләй Еникига тел ачкычы бүләк иткән, ул аңа хәреф танырга өйрәткән. Күргәзмәдә Әмирхан Еники яшәгән дәвернең, XX гасырның икенче яртысының әдәби-мәдәни барышы тасвирлана», — дип сөйләде директор сәламләү чыгышында.

Рәдиф Җамалетдинов хәзерге татар әдәбиятындагы үзгәрешләрнең тамырлары Бөек Ватан сугышы елларына барып чыгуын һәм Әмирхан Еники прозасы башлап җибәрүен әйтте. «Фоторәсемнәрдә әдипне фронтовик язучылары арасында да күрәбез. Еники фронттагы вакыйгалар турындагы истәлекләрен „Фронт дәфтәреннән“ дип аталган мәгълүмат көндәлекләрендә теркәп калдыра», — диде ул.

«Әмирхан Еники мәкаләләрендә татар мохитен тудырырга кирәк дип әйтә. Күргәзмә залын шул мохитне тудыру өчен ясадык. Беренче залда морза нәселеннән килгән рәсемнәр, икенчесендә — „җепшеклек“ һәм суверенитет чоры, өченчесендә — производство белән бәйләнеш эше нәтиҗәләре тасвирланган. Әсәрләр тәрҗемә итеп кенә калынмый, дизайн юнәлеше белән китапларны бастыру эшенә керештек», — диде галимә Миләүшә Хәбетдинова.

Татар язучысы Рифат Сверигин Әмирхан Еникины матурлыкка, моңга, әдәбиятка гашыйк кеше буларак искә алды. «Ул бүгенге чарага да, һичшиксез, яхшы бәя биргән булыр иде. Табигате ягыннан салмак, җайлап, уйлап кына сөйләшә торган кеше. Язганда гына түгел, сөйләшкәндә дә һәр сүзенә мәгънә салды. Шушы сыйфаты иҗатын өйрәнүчеләргә дә ярап куйды», — диде ул.

«Һәр әсәренә исем куйганда да озак уйлап утыра торган иде. „Әйтелмәгән васыять“ әсәрен генә алыйк. Ул безгә васыять әйтеп калдыра, без аны сакларга тиеш дип әйтә. „Рәшә“ — тормыш чынбарлык булып яисә рәшә кебек кенә күренәме? — дигән сорау куя автор. Ул безне әдәбиятыбызның, халкыбызның кояшы баемасын дип, кисәтеп куя», — ди Рифат Сверигин.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотодагы герой — татар язучысы Лирон Хәмидуллин да килгән иде. Ул Еники белән фоторәсемгә төшү тарихын искә алды. «Әмирхан Еники ял итәргә Язучылар берлегенә килә иде һәм шунда шахмат уйный иде. Әмирхан ага кебек халык язучылары арасында танылганнары сирәк», — диде ул.



Галерея: Әмирхан Еники һәм аның дәвере дип исемләнгән күргәзмә
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100